Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет аша танышу төп башына утырта

...Тормышта юләрлекләр булып тора инде ул.

Әгәр дә бар да шома гына барса, тәҗрибә һәм гыйбрәт каян алыр идек, шулай бит. Менә мин дә бервакыт, иптәш кызымның киңәшен тыңлап, танышулар сайты аша шәхси тормышымны җайларга уйладым.

Анкетамны тутырдым һәм яңа кеше булганлыктандыр, танышырга һәм аралашырга теләүчеләрдән бик күп тәкъдимнәр килде. Кайсыбер хатларны шунда ук юк иттем, кайсыларына җавап яздым. Эш очрашуларга кадәр барып җитмәде.


Бер көнне почтаны (электрон, әлбәттә) карагач, Ислам исемле берәүдән килгән хатка игътибар иттем. Беренчедән, исеме дә шундый булгач, минәйтәм Ислам исемле кеше начар була алмас, икенчедән – «Сез» дип язуы, танышырга рөхсәт соравы тәрбиялелеге күрсәткече булып тора бит инде. Нигәдер аның хатына җавап бирдем. Эчтә кемдер «УЛ» дип әйтте кебек.
Шулай итеп аралаша башладык. Ислам чынлык­та да бик итәгатьле, белемле, сөйләшергә бик тә кызыклы кеше булып чыкты. Без очрашырга килештек, ул мине кич килеп ала һәм кая да булса барырга карар иттек.
Мин бик тә нык әзерләндем: матур күлмәк, прическа, бизәндем. Сөйләшенгән вакытта подъезддан чыктым. Каршымда машина тора, руле артында Ислам. Кереп утырдым, ә ул шатланып елмайды.
Тиздән без инде кафеда утыра идек. Ислам пирчәткәләрен салды һәм минем күз аның бармакларындагы татуировкаларга, дөресрәге, аларның бетерелгән эзләренә төште. Мин үземне дурочка итеп беркайчан да санамадым, шуңа туры бәреп сорадым:
Син утырган идеңме?
Ислам да уңайсызланып калмады:
Әйе, бу сиңа ошамыймы? – диде.

«Әлбәттә ошамый», дип уйлап куйдым эчемнән, ә кычкырып әйтеп тормадым, җилкәләремне генә сикертеп алдым.
Әлеге күңелсез ачышка карамастан, кич матур узды. Сөйләштек, көлештек, шаярыштык. Соңрак Ислам мине өемә кайтарып куйды һәм тагын очрашырга теләвен әйтте. Мин ризалаштым.
Ай дәвамында языш­тык, кайвакытта очраштык. Кыюлыгымны җыеп, ни өчен утырганын сорадым. Кем өчендер бу пырдымсызлык булып саналадыр, әмма минем кем белән вакыт уздыруымны беләсем килде. Актык чиге, мин аңа алга таба мөнәсәбәтләр үстерер­гә мөмкин кеше итеп карый идем.


Ислам үзенең яшүсмер вакытта төркемләп сугышуда катнашкан өчен утыруын әйтте. Шуннан соң ул үзгәргән, закон тыңлау­чан гражданинга әйләнгән, үзенең автосервисын ачкан һәм налогларын да үз вакытында түли. Аның бу аңлатмасы мине тынычландырды.

Аралашуыбызга берничә ай узды. Кичләрнең берсендә Ислам миңа: «Минем проблемалар килеп чыкты», дигән хәбәр җибәрде. Шунда ук шалтыраттым, әмма ул трубкасын алмады. Аннары мин: «Нәрсә булды?» дип сорап яздым. Үзе шалтыратып, очрашырга чакырды.
Соңрак, аның машинасында утырганда, ул миңа буталчык һәм аңлаешсыз итеп, автосервис өчен кемгәдер «доля» тиеш булуын, тиз арада акча кирәклеген, юкса бизнесын югалтачагын аңлатты. Мин аның авыр хәлен аңлавымны әйттем, ә ул... миннән бурычка акча сорады.
Мин сискәнеп киттем, андый сумманың миндә юклыгын җиткердем, сүз ярты миллион турында бара иде. Ислам үзенең үтенече өчен гафу үтенде, аңлавын әйтте, әмма... аның өчен кредит алуымны сорады.


Мин шуның кадәр шаккаттым, аңлап өлгергәнче, «юк» дидем. Исламның йөзе караңгыланды, алга таба сөйләшүебез барып чыкмады. Өемә кереп киттем һәм күпмедер вакыт аңардан, кредит булмаса, берничә микрозайм булса да алуымны сораган хәбәрләр килеп торды.
Бу ябагай сарыктан бер уч йон булса да алып калырга тырышуга охшый башлады. Хәбәрләренә һәм шалтыратуларына игътибар итмәдем, чөнки мине мошенник төп башына утыртырга җыенганын инде аңлаган идем.


Ә берничә айдан иптәш кызым үзенең Рамазан исемле шәп ир-егет белән танышуын, аның йөк машиналары фирмасы булуын әйтеп мактанды. Фотосын да күрсәтте. Анда миңа елмаеп Ислам карап тора иде.
Менә шундый хәлләр. Әле ярый мин артык тиз хисләргә бирелә торган кеше түгел. Гашыйк булып өлгерсәң, шундый матур «сайраучы»ларга актык ыштаныңны да салып бирерсең. Ул танышулар сайтындагы ирләр барысы да аферистлар. Рәтле ир үзенә корбан итеп интернет аша хатын-кыз эзләп утырмый ул, ышана күрмәгез, хатын-кызлар. Бу хатымны да шуңа яздым, андый юньсезләр ятьмәсенә эләкмәгез, дип, кисәтәсем килде.


Хөрмәт белән, Резедә Ф.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X