"Россия Саклык банкы" оешмасының "Татарстан Банкы" бүлеге идарәчесе Рушан Сәхбиев журналистлар алдында чыгыш ясады. Тикшерү эшенә комачаулык тудырмас өчен инкассатор Игорь Богаченконың урланган акчаның күпмесен ташлап калдыруын, никадәрен үзе белән алуын банк хезмәткәрләре сер итеп саклый. Ә акча урлап качкан инкассатор турында дөрес мәгълүмат бирүчегә банк 1 млн. сум акчалата бүләк вәгъдә итә.
Ә хезмәттәше аягына ату аркасында зыян күргән инкассатор Максим Медов Яшел Үзән үзәк хастаханәсендә дәвалана. Аның сәламәтлегенә куркыныч янамый, дип белдерде хастаханәнең баш табибы Илгиз Хидиятов.
Нет комментариев