Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә нинди фән укытучылары җитмәвен әйтте

Республика мәктәпләренә берничә фән укытучылары җитми.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
 

«Укытучылар җитмәү проблемасы бар. Мәктәпләргә рус теле, математика, физика, химия һәм чит тел укытучылары җитми. Без аларны «Земский учитель» программасы белән генә хәл итәргә тиеш түгел. Алар да күп түгел, 21 укытучы гына», – диде ул утырышта.
 

Илсур Һадиуллин, укытучылар җитмәү проблемасын чишү өчен, уку елы башыннан 150 мәктәптә укытучы һөнәренә юнәлдерелгән 180 профильле класс ачылуын әйтте.
 

«Профильле класслар өчен Казанда беренче слетны да үткәрдек. Без ул классларның санын арттырырга, укытучыларны әзерләргә тиеш. Безгә лаеклы алмаш кирәк», – диде ул.
 

Шулай ук, министр стипендия алып укучы студентларның күбесе мәктәпләрдә калуын билгеләп үтте.
 

«2016 елдан Татарстанда авыл җирлегендә эшләячәк укытучыларны стипендияләр белән тәэмин итү программасы эшли. 2022 елда проект буенча 754 студент керде. Алар КФУ һәм Чаллы дәүләт педагогия университы базаларында белем ала. Илле проценты полилингваль белем бирү буенча әзерләнәләр. Мәктәпләрдә калу – 85 процент. Бу проект республика Рәисеннән хупланды. Киләчәктә дә республика хисабына укытучылар әзерләү дәвам итәр, дип өметләнәбез», – диде Илсур Һадиуллин.
 

 

Чыганак:Татар-информ - Татарстан һәм татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев