Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илназ Галәвиев: “Мин беркайчан да Аллаһ булмадым һәм үземне ул дип санамыйм”

Казан гимназиясендә атыш оештырган вәхши судта үзенең соңгы сүзен әйткән һәм китап язарга вәгъдә иткән.

Татарстан Югары суды республика тарихындагы иң күләмле эшләрнең берсен – Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең эшен карап тикшерүне төгәлләгән. Ул 2021 елның маенда 175нче гимназиягә һөҗүм итеп, тугыз кешене: җиде укучы һәм ике укытучыны атып үтерде. Атышта күпләр җәрәхәтләнде. Хәтта инвалид калучылар да бар. Эш буенча 600дән артыграк кеше узган.

 

— Зыян күрүчеләрдән гафу итүләрен сорыйм. Бернинди сүзләр дә, бернинди акча да һәлак булганнарны кире кайтармаячагын, ә инвалидларны сәламәткә әйләндермәячәген аңлыйм. Әмма мин барыбер барлык дәгъваларны үземнән алдырырга тырышачакмын. Колониядә эш белән генә чикләнмәячәкмен. Китап язарга тырышачакмын. Мин беркайчан да Аллаһ булмадым һәм үземне шуңа санамыйм. Кылган гамәлләрем өчен тагын бер тапкыр гафу итүне сорыйм, – дигән Галәвиев үзенең соңгы сүзендә.

 

Прокуратура Галәвиевне ирегеннән гомерлеккә мәхрүм итүне, махсус режимдагы колониягә җибәрелгәнче, биш еллык төрмә җәзасын сораган. Галәвиев моның белән килешмәгән: ул беренче биш елны төрмәдә уздырырга теләми. “Тикмәгә генә тикшерүчеләргәгә булышырга ризалык бирмәгәндермен ич”, – дигән ул.


Галәвиевнең адвокаты Руслан Нурәхмәтов аңа гомерлек төрмә җәзасы урынына мәҗбүри дәвалануны сораган. Хөкем карары 13 апрельдә мәгълүм булачак.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан
Фото: Ватаным Татарстан Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев