Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ильмира Нәгыймова күңелсез хәлгә юлыккан: «Полиция чакырттык»

Татар эстрадасы җырчысы Ильмира Нәгыймова төркемендәге кызларның әйберләрен урлаганнар.

Бу хәл җырчының Мәскәүдәге концерты алдыннан була. Билгесез кеше, репетиция вакытында гримеркага кереп, кызларны әйберләрен алып чыккан.

«Күз алдына китерәсезме, дуслар, безне таладылар. Репетициядән соң гримеркага керсәк, әйберләребез үз урынында түгел. Биюче кызларыбызның кесәләрен һәм сумкаларын актарганнар. 2 телефон һәм 3 AirPods юк. Бу залга катгый рәвештә паспорт буенча гына үткәрәләр. Монда бөтен җирдә камералар бар, ләкин алар эшләми икән. Хәзер бирегә ниндидер Марина Карпова дигән кеше кергәнлеген ачыкладык.

Ярты сәгатьтән минем концерт башланырга тиеш. Полиция чакырттык. Бармак эзләрен алалар.

Беркайчан гримеркаларны бикләп йөрми идек. 15 ел эшләү дәверендә гримерканы ябып залга чыкканымны хәтерләмим. Менә шулай, Мәскәүгә килеп, «чистартып» чыгып киттеләр», – дип сөйләгән җырчы.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев