Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ильмира Фатыйхова: «Без ирем белән бер дулкында»

Укытучы, педагог, остаз...

Кайберәүләр өчен бу еракта, гамьсез балачакта калган елларны искә төшерүче гади генә сүзләр булса, кемнәрдер өчен бу – үсеп килүче буынга белем, тәрбия бирү өчен сайлаган тулы бер хезмәт юлы. Ә кайбер гаиләләрдә бу һөнәргә мәхәббәт буыннан-буынга күчә. Педагогик династияләрдә гаҗәеп рәвештә буыннарның дәвамлылык традицияләре үсеш
алган.


Әлбәттә, укытучы һөнәрен сайлау өчен әби-бабайлар, әти-әни сукмагыннан атлау гына җитми. Үсеп килүче буынга – балаларга карата мәхәббәт, күңел кушуы да мөһим әйбер.
2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бүген Яшел Үзәндә гомер итүче Фатыйховлар гаиләсе хакында язуыбыз да юкка түгел. Илнур Рафаэль улы зур педагогик династияне дәвам итүчеләрнең берсе. Әтисенең абыйсы Илтөзәр Сафа улы Фатыйхов Татар Танае мәктәбенә нигез салучы һәм 30 ел директор вазифасында җитәкчелек иткән, авылның хөрмәткә лаеклы кешесе. Хатыны Илсинә дә гомере буе шушы мәктәптә балаларга белем бирә. Апасы Лизәбану шул ук мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыта. Мәхруса Сафа кызы исә рус теле укытучысы һәм сугыштан соңгы елларда Казанда ГорОНО инспекторы була. Илнурның әнисенең бертуган сеңлесе Равилә Габдрахман кызы хезмәт юлын Карашәм авылында башлый. Һәм Юдино мәктәбендә татар теле укытучысы буларак дәвам итә. Әтисе ягыннан туган Рокыя Мәлик кызы 40 елдан артык химия, биология фәнен укыта. Бүген дә изге юлда – авыл халкына Ислам дине нигезләрен өйрәтә.

Укытучылар нәселе турында сөйлибез икән, Татар Танае мәктәбенең география укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, 37 ел гомерен мәгариф системасына багышлаган Алсу Мөхетдинова турында әйтми калу мөмкин түгел. Шулай ук, Өтәшкә мәктәбе директоры булган, бүгенге көндә Олы Ачасыр мәктәбен җитәкләүче, физкультура укытучысы Илһам Мөхәммәтҗанов та шушы нәселдән. Һәм, әлбәттә инде, Илнур да урта мәктәпне тәмамлагач, кем булыйм икән, дигән сорау алдында калмый. Бары тик укытучы! Бертуган абыйсы Рәшит тә шушы юлны сайлаган ич, туган авылы мәктәбендә технология, ягъни хезмәт дәресен алып бара.

Менә шундый туганнар арасында тәрбияләнгән егетнең тормыш юлында иңне-иңгә, кулны-кулга куеп атларлык сайлаган сөйгән яры да педагоглар династиясеннән.


Ильмира Дамир кызының да әлеге юлдан китүе очраклы түгел. Әнисе Люция Димөхәммәтова озак еллар башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Бүгенге көндә исә кызы Ильмираны медицина юлын сайлаган студентлар бик яхшы белә. Яшел Үзән медицина көллиятендә 2004 елдан укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара. Шулай ук «Профессионаллар» WorldSkills Russia төбәк чемпионатының «Медицина һәм социаль карау» компетенция­се буенча, ә хәзер Татарстан Республикасы чемпионатының эксперт-укытучысы булып тора. Инде өч ел рәттән ул әзерләгән мәктәп укучылары җиңүчеләр рәтендә. 2020 һәм 2021 елларда 10нчы мәктәп укучысы Полина Яныкина « WorldSkills Russia» төбәк чемпионатының бронза призеры булды. Ә быел исә 3нче урынны 17нче мәктәп укучысы Алинә Мөбарәкшина яулады.


Фатыйховлар гаиләсе берсеннән-берсе акыллы, һәр яктан үзләрен сынарга әзер булган, яңалыкка омтылучы өч кыз тәрбияли. Әлбәттә инде кызларның тырышлыгында әти-әнисенең дә йогынтысы юк түгел. Алар да шушындый мәртәбәле бәйгеләрдә үзләрен сынап карарга өлгергән. Яшел Үзән медицина көллияте базасында узган «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатында «Дәвалау эшчәнлеге» компетенциясе буенча 3нче гимназия укучысы Кадрия Фатыйхова 1нче урынны яулады. Кадрия барлык биремнәрне уңышлы үти. Хәзер ул Татарстан Рес­публикасын Бөтенроссия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. Ә апасы Камилә Яр Чаллы медицина көллиятендә «Фармацевтика» компетенциясе буенча чемпио­натта катнашып 3нче урынны яулаган. Мәктәп укучыларыннан кыска гына вакыт эчендә шундый дәрәҗәле чемпионатта катнашырлык медицина хезмәткәрләрен ничек әзерләп була икән соң ул?! Гаҗәп бит! Әле үзләрен сынап кына калмыйча, лаеклы урыннар да яулыйлар. Соравыма җавап эзләп Ильмира Дамир кызына мөрәҗәгать иттем.

Мондый нәтиҗәгә ирешү өчен үз эшеңне нык яратырга кирәк, әлбәттә гаиләмнең ярдәмен, теләктәшлеген тоеп яшим.

 

– Укучыларга «Профессионаллар» чемпионатында катнашу киләчәктә нәрсә бирә?

– Һәр катнашкан саен аларда медицина һөнәренә киңрәк караш барлыкка килә. Монда конк­рет һөнәри күнекмәләрне генә күзалларга кирәкми, ә аралашу, аналитика, тәнкыйди фикерләү дә мөһим.
 

– Сез үзегезне бәхетле кеше дип саныйсызмы?

– Әлбәттә! Иртән теләп эшкә бару, кичен атлыгып гаиләң янына өйгә кайту – зур бәхет ул. Студентларымның белем алырга теләге ташып торганда, кызыксынудан күзләре янып, йөзләрендә елмаю булганда һәм тырышлыгымның нәтиҗәсен күргәндә ничек шатланмыйсың инде?!

– Сез чын мәгънәсендә укытучылар гаиләсе. Бу һөнәр иясе булуыгыз белән горурланасызмы?

– Әлбәттә инде! Бу ниндидер югары тонда әйтелгән сүзләр түгел. Ирем белән бер юлдан баргач, бер-беребезне ярты сүздән генә түгел, ә күз карашыннан да ни әйтергә теләвебезне беләбез. Без бер дулкында йөзәбез. Эшнең өйдә дә төнгә кадәр дәвам итүнең, ял көннәрендә төрле чараларда катнашуның сәбәпләрен аңлатырга кирәкми. Ярдәмләшеп эшлибез һәм кызларыбызның да игелекле, башкаларга карата шәфкатьле булып үсүләрен, киләчәктә төпле һөнәр сайлауларын телибез. Илнур белән педагоглар династиясен лаеклы дәвам итәбез һәм укытучы дигән зур исемгә тап төшермәскә тырышабыз.


Педагог һөнәре җиңел түгел, әмма укытучыларның балалары һәм оныклары, кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, бүген дә бу юлдан тайпылмыйча алга бара. Фатыйховлар, сезгә киләчәктә дә укучыларыгызның рәхмәтләрен ишетеп, чын һөнәр ияләре булуын күрергә язсын. Сабырлык, түземлек сорый торган эшегездә уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик молодецлар,аларга алда зур унышлар сзлзмзтлек телим ,зулгзннзргз дога булып барсын.