Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Илебезне сез сакламасагыз, кем саклар»

15 февраль – сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарыла. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка керде.

Бу сугышта Татарстаннан – 9570, Яшел Үзәннән 448 кеше (27се – офицер) катнашкан. Татарстаннан 260, Яшел Үзәннән 16 сугышчы һәлак булган. 31 яшел үзәнле яраланган.

Батыр һәм намуслы хезмәтләре өчен Яшел Үзәннән 10 сугышчы – «Кызыл йолдыз» ордены, 39ы – «Батырлык өчен», ә 51е «Сугыштагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
Шушы тарихи дата уңаеннан хәрби хәрәкәтләр ветераннарының «Боевое братство» («Сугышчан бергәлек») Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсенең Яшел Үзән оешмасы алдан ук төрле чаралар уздыра башлады. Шуларның берсе – «Батырлык сәгате» 5нче гимназиядә узды. Бик җылы, эчкерсез һәм файдалы очрашу булды ул. Катнашкан укучылар хәтерендә дә ул озак сакланыр һәм Әфган сугышының гына түгел, ә башка хәрби хәрәкәтләр буенча да фикер-уйлары дөрес юнәлештә формалашыр дигән теләк тә бар.
Очрашуны ачып җибәргән Яшел Үзәннең хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар музее җитәкчесе, отставкадагы ВВС капитаны Руслан Хәсәнов Әфган сугышы турында сөйләде һәм «9 рота» фильмыннан өзекләр тәкъдим итте. Бу фильм күрсәтелү аның күп еллар буе очкан «АН-12» самолеты файдаланылу белән дә үзенчәлекле.

– Без хезмәт иткәндә дисциплина бик көчле иде. Ватаныңны кайда яклавың мөһим түгел. Мин – әфганчы һәм запаста торам, шуңа күрә чакыралар икән, мин – әзер. Хәзер якташларыбыз махсус хәрби операциядә бурыч үти. Сез аларга акцияләр уздырып, теләкләрегез белән хатлар, открыткалар язып, рухларын күтәреп булыша аласыз. Чын йөрәктән язылганнарның ничек ярдәм итүен сез, мөгаен, күз алдына да китерә алмыйсыздыр! диде Руслан Хәсәнов. – Мин укып чыккан очучылар әзерләүче училищега укырга барыгыз, бернидән дә курыкмагыз, чын ир-егетләр булып калыгыз!


«Батырлык сәгате»н әфганчы, отставкадагы медицина хезмәте подполковнигы, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Хәмит Шәмсетдинов дәвам итеп, февраль аеның символик рәвештә бик күп вакыйгаларга бәйле булуын билгеләде. Әйтик, Ленинград блокадасы тәмамлану, Сталинградта Бөек Ватан сугышы чорында сугышның алдагы язмышы хәл ителү, Курск шәһәрен алу һәм ниһаять, Украинада махсус хәрби операция башлану һәм шулай ук Әфганстан сугышы төгәлләнү февральгә туры килә.
Хәзер барган хәрби операциядә Татарстаннан 2 батальон һәм мобилизацияләнүчеләр хезмәт итә. «Солдатка хат» акциясен сезгә даими уздырырга кирәк. Яхшы итеп укыгыз, физик әзерлеккә дә игътибарлы булыгыз! – диде ул.

Әфганчы Илдар Хәялиев Әфганстан сугышында 2 ел ярым хезмәт итүен билгеләп: «Армиягә барудан курыкмагыз, дөнья күреп, чыныгып кайтачаксыз!»диде.
Яшел Үзәннең «Сугышчан бергәлек» оешмасы рәисе урынбасары, запастагы полковник, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Газыйм Миндебаев Әфган сугышында катнашкан якташлар батырлыгы, хәрби операциядә катнашучыларга хәзер гуманитар ярдәм җыю, укучы егетләргә илебезне сак­ларга әзерләнергә кирәклеге турында сөйләде. «Безне, әби-бабайларны, кызларны, әниләрне һәм илебезне сез сакламасагыз, кем саклар?» – диде ул.


Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч «Батырлык сәгате» күз яшьләрсез карау мөмкин булмаган «Небо» дип аталган фильмнан өзекләр күрсәтү һәм гомуми фотога төшү белән тәмамланды.
Мондый чаралар патриотик тәрбия бирүдә бик әһәмиятле. Аларга балаларыбызны емшак җәлеп итсәк иде.

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев