Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике тамчы зирәклек

Авыру сәбәбе

Бер ханымның әнисе җитди авырый башлаган. Әнисе яткан хастаханәдә ул табибларга бик күп акчалар түләгән, тик алар да авыруның сәбәбен таба алмаган һәм берничек тә ярдәм итмәгән.

Аптырап, әлеге ханым мәчеткә барган һәм мулла белән сөйләшкән.


– Хәзрәт, нишлим икән? Мин бик күп эшләдем һәм әниемнең авырый башлаганын да сизмәдем. Ә хәзер аны, күпме генә акча түләсәм дә, дәвалый алмыйлар,дигән.
Әниеңне хастаханәдә тотма, өеңә алып кайт, – дигән хәзрәт, һәм һәрвакыт аның янында бул!
 

Әлеге хатын шулай иткән дә. Берникадәр вакыттан соң аның әнисе терелгән.

Ул кабат теге мулла янына килгән:
Хәзрәт, минем әнидә нинди сырхау иде соң? Мин сез кушканны үтәдем һәм ул терелде, дигән шатлыгы белән уртаклашып.
Күңел төшенкелеге, боегу булгандыр дип уйлыйм, дип җавап биргән мулла. Ә ул авыруны бары тик якын кешенең игътибары һәм яратуы гына дәвалый ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев