Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар – яңа бәйге!

Хөрмәтле газета укучылар!

Уйлаштык-уйлаштык та яңа бәйге игълан итәргә булдык. Тапталган, газетабызда берничә тапкыр үткәрелгән булса да, иң зур уңыш алучыларны тагын күрсәтергә мөмкинлек бирик дидек. Чөнки һәр ел алар үзгәреп тора бит. Бер елны Флера апа Галиеваның помидоры уңса, узган ел Рәхим абыйның бакчасы гөлләргә күмелгән иде. Быел да җәе буе яңгырлар бик матур яуды, уңыш та шәп. Бәрәңгене күбебез алып карады инде - чиләк-чиләк бит! Ә ташкабак, кыяр?!

Йә, кайсыгызның уңышы шаккатарлык?! Сездән фоторәсемнәр көтәбез. Иң кызыклы фоторәсемнәрне газета сайтына урнаштырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев