Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиде тапкыр уйлап, бер дә күчермик

Шулай эшләсәк, акчаларыбыз янда калыр

Кәкре каен
Безнең тормышны хәзер мошенниклардан башка күзаллап та булмый башлады. Интернет киңлегендә алар иркенләп үзләренең кыңгыр гамәлен кыла. Иске ысулларын да, яңаларын да алар бик уңышлы куллана. Кызганычка, без дә аларның ялганына тиз бирешәбез.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегеннән килгән атналык мәгълүматларга караганда, безнең ышанучан булуыбыз бик яхшы күренә. Күпләрне хәзер акча инвестицияләү юлы белән кәкре каенга терәтә башладылар.

 Яшел Үзәндә яшәүче 66 яшьлек ханым акчасын инвестицияләү өчен банк картасыннан 183 мең сумын урлаткан. 41 яшьлек хатын-кыз да шулай «Tradе.PSB» сәүдә платформасында акчасын табышлы инвестицияләү тәкъдимен бик теләп кабул иткән. Нәтиҗәдә, 640 мең сум акчасы юкка чыккан. Кемнедер бик җайлы гына баеткан да куйган. Бу очракта бушлай сырның тәбәдә генә булуын онытмаска иде дә.

 
Васильевода яшәүче 56 яшьлек хатын-кызга таныш булмаган кешеләр телефоннан шалтыратып, мошенниклыкны юкка чыгару өчен банк акчаларына бәйле ниндидер шикле гамәлләр кылуны тәкъдим иткән. Кызганычка, бу ялган булыр дип башына да китермәгән ханым 144 мең 429 сумга алданган.
Кайберәүләргә акчаларын тагын да ныграк сак­лана торган исәп-хисапка күчерүне тәкъдим итеп шалтыраталар. Банктагы акча болай да сакланган да бит. Әгәр үзең таләп­ләрне бозмасаң, шәхси мәгъ­лүматларыңны белмәгән кешеләргә бирмәсәң, әлбәттә. 38 яшьлек яшел үзәнле, мәсәлән, 370 мең сум акчасын шундый «счетка» күчергән.

 

Күргәнебезчә, яшел үзәнлеләр меңәрләгән суммаларын ялганчылар кесәсенә салуын дәвам итә. Эш узгач, терсәкне тешләп булмый, җәмәгать. Югарыда әйтелгәннәр әле хокук саклау органнарына хәбәр ителгәннәре генә. Ә күпмесе полициягә мөрәҗәгать итеп тә тормагандыр. Шуңа күрә, билгесез сайт­лар, таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә кереп акча мәсьәләсен хәл итәргә туры килсә, башта уйларга пауза алыгыз. Балаларыгызга шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X