Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Язын чакырылган гражданнар ел ярым хезмәт итәчәк, ә 2023 елның көзендә чакырылганнар инде ике ел хезмәт итәчәк»

Дмитров, Талдом һәм Дубна буенча хәрби комиссар, подполковник Михаил Фотин хәбәр иткәнчә, җитәкчелек хәрби комиссариатларга киләсе елның языннан ук хәрби хезмәт срогы ел ярым булачак дигән мәгълүмат җиткергән.

Аның сүзләренчә, «безнең төньяк күршеләр НАТОга керә», шуңа күрә яңа көчләр тупларга һәм аларны хәрби хезмәткәрләр белән тулыландырырга кирәк булачак.

Моннан тыш, Фотин бүгенге көнгә «өлешчә мобилизация тәмамланмаган, ә туктатылган» дип хәбәр итте.

Чыганак: Tatnews Tatar телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев