Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яз, матурлык һәм наз бәйрәме белән, сөйкемле хатын-кызлар!

«ПОЗиС» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

8 Март – язның искиткеч көне, ул җан җылысы, матурлыгы һәм кешелекнең гүзәл яртысына карата иң җылы хисләр белән тулган. Бу – хатын-кызның матурлыгын һәм бөеклеген хөрмәт итү бәйрәме.


Табигать безнең сөйкемле ханымнарны чагыштыргысыз матурлык һәм иҗади энергия, наз һәм тугрылык, тормыш зирәклеге һәм гаҗәеп сабырлык белән бүләкләгән. Язгы кояшның беренче нурлары кебек, нәкъ менә сез, сөйкемле хатын-кызлар, тирә-юньне җылытасыз һәм яктыртасыз, безнең дөньяга шатлык һәм гармония китерәсез. Сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, һөнәрегездә уңышларга ирешәсез һәм һәр эшкә кыю тотынасыз! Еш кына сезнең иңнәргә бөтенләй хатын-кызныкы булмаган мәшәкатьләр төшә һәм сез аларны лаеклы башкарасыз. Сез үзегезнең җылыгыз белән бик юмарт бүлешәсез, хезмәткә, гаиләләребез иминлеге һәм дәүләтебезнең чәчәк атуы хакына яңа казанышларга илһам бирәсез. Әниләр, хатыннар, әбиләр, кызларыбыз, апа-сеңелләребез янәшәбездә булганда, һәр авырлыкны җиңел җиңеп була!
 

Бу бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышының авыр елларында җиңеп чыккан һәм сугыштан соңгы җимереклектән үз җилкәләрендә күтәрелгән батыр, мәңге яшь күңелле ветеран хатын-кызларыбызга аерым рәхмәт һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Бүген уллары һәм ирләре махсус хәрби операция бурычларын үтәү кысаларында Ватаныбыз иминлеген тәэмин иткән аналарга һәм хатыннарга баш иябез.


Без бүгенге серголылар белән дә горурланабыз. Нәфис затлар безнең заводта 50%тан артык, алар үзләренең намуслы хезмәтләре белән, предприятие­гә уңышлары һәм казанышлары белән горурланырга хокук бирерлек югары сыйфатлы POZIS продукциясе җитештерә.
Заводта эшләүче хатын-кызлар үзләрендә чын хезмәтчәннәр һәм назлы аналарның сыйфатларын берләштерә. Бүгенге көндә предприятиенең 164 хезмәткәре бала карау буенча ялда, 55тән артыгы – күп балалы әниләр.
Кадерле хатын-кызларыбыз! Без сезне һөнәри осталыгыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегез өчен кадерлибез, игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, хатын -кыз зирәклеге өчен яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Бу матур яз көнендә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, мәхәббәт, үзара аңлашу, шатлык һәм елмаюлар телибез. Сезнең өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм иминлек булсын! Бәйрәм белән сезне, кадерлеләребез һәм хөрмәтлеләребез!


Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» АҖ генераль директоры (POZIS )
Константин Антипов,
профком рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев