Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең үзәк базары сәүдә комплексы итеп үзгәртеләчәк

«Табигать бүләкләре» АҖ хуҗасының мондый карарына 2022 ел нәтиҗәләре буенча уңайсыз финанс хәле этәргеч бирә.

ММЧ хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин республика территориясендә ваклап сату базарларын оештыру планын үзгәртү турында карарны имзалаган. «Документ нигезендә, К.Маркс урамы, 39нчы йорт адресы буенча урнашкан Яшел Үзәндәге универсаль базар бу планнан чыгарыла».
 

ЯҮМР Советының матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова базарның статусы үзгәрү турындагы мәгълүматны раслады. Аның сүзләренчә, мондый карарны районыбыз башлыгы кабул иткән.

Сәүдә комплексын үзгәртеп кору Яшел Үзәннең иң зур сәүдә мәйданчыкларының берсендә эшмәкәрләр өчен отышлырак шартлар тудырачак. Матбугат сәркатибе аңлатканча, «базар» төшенчәсе монда бизнес алып баруга билгеле бер чикләүләр куя, ә сәүдә комплексы яңа мөмкинлекләр үстерүгә импульс бирәчәк.

Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар өчен урыннар сакланачак, традицион ярминкәләр дә үткәреләчәк.

Кабул ителгән чаралар күптән өлгергән: хәзерге вакытта товар базарының икенче катына өлешчә генә ихтыяҗ бар, ул берничә ел элек яңа арендаторлар керү өчен ремонтланган иде. Азык-төлек базарының икенче катында да буш урыннар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев