Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннән Елена Александрова «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2022» республика конкурсында беренче урынны яулады

«Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим – 2022» рус телле тәрбиячеләр өчен VI республика конкурсы финалында катнашучылар «Мин-шәхес!» темасына визит карточкасын тәкъдим итте, балалар белән «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм» дигән чара презентацияләде, «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез!» викторина уенында катнашты, «Ирекле микрофон» өй эше белән чыгыш ясадылар.

Финал сынаулары нәтиҗәләре буенча конкурста түбәндәге катнашучылар җиңүче булды:
1 урын – Александрова Елена Юрьевна, Зеленодольск муниципаль районының 31нче балалар бакчасы;
2 урын - Вәлиуллина Юлия Николаевна, Арча муниципаль районының 2нче балалар бакчасы;
3 урын – Шуркин Александр Александрович, Аксубай муниципаль районының «Салават күпере» балалар бакчасы.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитетыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев