Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнебезнең 1нче лицеенда «Гаилә тарихы аша ил тарихы» республика фәнни-гамәли конференциясе узды

Җиңүчеләр Мәскәүгә бара

Ул барлык дәрәҗәдәге мәгариф оешмаларында тарихи белемнәрне һәм фәнни-тикшеренү эшләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырыла.


Конференциягә сайлап алу турын узган Казан һәм Волжск шәһәрләреннән, Чирмешән, Саба, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кукмара, Бөгелмә, Чистай, Алексеевск, Азнакай, Питрәч районнарының гомуми белем бирү оешмаларының укучылары һәм педагогик хезмәткәрләре чакырылган иде. Катнашучылар Россия һәм Татарстан тарихына багышланган фәнни хезмәтләрен һәм докладларын өч секциядә тәкъдир итеп, буыннар бәйләнеше белән милли традицияләрнең әһәмияте турында сөйләде.
1нче лицейда укучылар килгән кунакларны үзләренең укытучылар һәм кораб төзүчеләр династияләре белән таныштырды.

– Мин балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре турында шундый дулкынланып һәм яратып сөйләвеннән зур канәгатьләнү алдым, – диде РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм «Гаилә тарихы аша ил тарихы» («История страны через историю семьи») республика фәнни-гамәли конференциясендә җиңгән балаларга зур бүләк ясап, әлеге укучыларны Мәскәүгә – Дәүләт Думасына, депутатлар белән аралашу мөмкинлеге белән экскурсиягә чакырды.


Районыбыз җитәкчесе Михаил Афанасьев бу сәфәрне оештыруда ярдәм итәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев