Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды

Кунаклар өчен вокал, хореография, поэтик һәм акробатик номерлы бай концерт программасы әзерләнгән иде.

Концерт башланыр алдыннан барлык теләүчеләр тематик күргәзмәне карады.

Чарада Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты:

⚡⚡- Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Ватанга хезмәт итүдән мөһимрәк һөнәр юк. Бүген 316 яшел үзәнле РФ Кораллы Көчләрендә, шуларның 26сы диңгез флотында хезмәт итә, 19 кеше Оборона министрлыгының Хәрби училищеларына укырга керде һәм укый. Бу көнне без ветераннарыбызны котлыйбыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт әйтәбез һәм Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә әзерләнүчеләрне сәламлибез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, барлык гаиләләргә сәламәтлек һәм озын гомер, бәхет һәм иминлек телим! – дип, кунакларны муниципалитет башлыгы якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Чара кысаларында бүләкләү тантанасы да уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев