Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде

Җиңү паркына геройларны искә алу өчен Яшь армия волонтерлары, мәктәп укучылары, битараф булмаган яшел үзәнлеләр килде.

Митингта катнашучылар арасында Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Старостин, ЯҮМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм «Сугышчан туганлык» җитәкчесе Марсель Морзабаев бар иде.

📌📌- Бүгенге чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Яшел Үзән районы башлыгы исеменнән гомерләрен биргәннәр өчен чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен һәм горурлык хисләрен кабул итегез. Хәзерге вакытта махсус операция зонасында булган ир-егетләребезгә өйләренә исән-сау кайтуларын һәм хезмәтләрен илебезнең чәчәк атуы өчен дәвам итүләрен телибез!дип теләкләрен җиткерде Александр Старостин.

Геройларга рәхмәт йөзеннән мемориалларга чәчәкләр куйдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев