Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә суднолар төзү колледжы торгызылды

4 февральдә тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Урта звено белгечләрен әзерләү буенча «Судно төзелеше» белгечлеге - 95 кеше, «судно машиналарын һәм механизмнарны монтажлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү» - 44 кеше, «судно электр җиһазларын һәм автоматика чараларын эксплуатацияләү» - 49 кешегә программалар ачылды

- Яшел Үзән өчен көллиятне торгызу мөһим иде. Студентлар урыннарда, шәһәрдә практика уза алачак. Моннан тыш, бу безнең предприятиеләр өчен, киләчәктә, җитештерүне ышанычлы кадрлар белән тәэмин итү өчен яхшы мөмкинлек. Бүген безнең өчен чит шәһәрләрдән килгән укучылар өчен 150 урынга исәпләнгән тулай торак төзү мәсьәләсе актуаль булып кала. Эшләячәкбез, - диде Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев.

Исегезгә төшерәбез, суднолар төзү техникумы 2010 елда 69 ел эшләгәннән соң бетерелгән иде.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев