Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә район башлыгы призына ел саен үткәрелә торган «Йолдызлы» чаңгы ярышы узды

Стартта катнашучылар һәм кунаклар арасында ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, ЗМР чаңгы ярышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков һәм «Маяк» спорт комплексы директоры Евгений Белов бар иде.

👏- Без "Йолдызлы" чаңгы ярышын унынчы ел рәттән уздырабыз, ул безнең өчен традициягә әверелде. Яшел Үзән һәрвакыт югары нәтиҗәләр күрсәтүче спорт шәһәре булды һәм шулай булып кала да. Бүген безнең арада танылган якташларыбыз - Анастасия Доценко һәм Андрей Ларьков, без алар белән горурланабыз һәм алар үрнәгендә яшьләрне тәрбиялибез. Барлык спортчыларга да уңышлар телим! - дип ярышта катнашучыларны муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

Салкын булуга карамастан, чаңгы трассасында бөтен республикадан йөздән артык спортчы - чаңгы спортын яратучылар һәм чын профессионаллар очрашты. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев