Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Полиция Кыш бабае» Бөтенроссия акциясе уза

«Полиция Кыш бабае» акциясе кысаларында балалар иҗат үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел тамашасы оештырылды.

Чарада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдән 50дән артык бала катнашты.

Чын әкияткә эләккәч, балалар әкият геройларына югалган вакытны табарга ярдәм итте. Балаларны яраткан мультфильмнар персонажлары - булдыклы Фиксиклар, шат күңелле Пингвин, зарарлы Баба Яга, дәртле Кар бабай һәм, әлбәттә инде, якынлашып килүче Яңа елның символы - шаян Куян каршы алды. Кыш Бабай пәйда булу кульминация мизгеле булды, аны балалар түземсезлек белән көтте.
Биюләр, җырлар, күңелле кәеф, чын бәйрәмне өлкәннәргә һәм балаларга иҗат үзәге педагоглары бүләк итте. Ахырда барлык балалар да полиция хезмәткәрләреннән татлы бүләкләр алды.


Тәртип сакчылары балаларга көнкүрештә, урамда кышкы каникуллар вакытында үзләрен имин тоту кагыйдәләре турында искә төшерде. Ата-аналар белән балигъ булмаган балаларны тәрбияләү бурычларының тиешле үтәлеше турында әңгәмә үткәрелде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X