Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә медицина көллияте студентлары өчен «Социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау» дигән практик конференция үткәрелде

Күпьеллык традиция буенча Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Яшел Үзән территориаль бүлеге белгечләре Яшел Үзән медицина көллиятендә тематик чара оештырды һәм үткәрде.

Быел ул «Социаль әһәмиятле авыруларны профилактикалау» студентлар практик конференциясе рәвешендә оештырылды.

Чара Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган айлык кысаларында узды. Медицина студентларына Бөтендөнья көне тарихы, хәзерге дөньяда туберкулез проблемасының актуальлеге, авыруны иртә һәм һәрьяклап диагностикалау кирәклеге турында сөйләделәр, шулай ук конференциядә күпчелек вакытын беренчел профилактика мәсьәләләренә һәм йогышлануны кисәтүнең төп ысулларына багышладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев