Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яңа эш урыннары арта

Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә уңай динамика күзәтелә

Яшел Үзәннең мәдәни үсеш үзәгендә «2022 елда Зеленодольск муниципаль районының социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» район һәм шәһәр Советының уртак утырышы узды.

Хисап сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Премьер­-министр урынба­сары Роман Шәйхетдинов, район башлыгы Михаил Афанасьев, җитәкчеләр, депутатлар һәм чакырылган кунаклар катнашты. Биредә район җирлегендә хезмәт куючы эшмәкәрләрнең, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күргәзмәсе әзерләнгән иде. Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында узган елга нәтиҗә ясап, проблемаларны анализлады, уңышларны яктыртты һәм яңа бурычлар билгеләде.

Яшел Үзән муниципаль районында барлыгы 23 авыл җирлеге бар, территориядә 166 мең кеше яши, шуларның 100 меңе – Яшел Үзән шәһәрендә. Республикада без халык саны буенча бишенче.

Эш урыннары күбәя
– Социаль-икътисади үсешнең йомгаклау рейтингында район 18нче урында тора, 2021 ел белән чагыштырганда, 6 баскычка күтәрелгәнбез. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы тармагы буенча резервларыбыз бар. Беренче чиратта, бу – «Красный Восток Агро» компаниясенең үсеше. 2022 елда санкция шартларында Яшел Үзән предприятиеләре кайбер каршылыклар белән очрашты. Әмма ныклы нигез булу, рес­публика ярдәме, менеджмент һәм хезмәт коллективы ярдәмендә без җитештерүне саклап кала алдык. Төяп җибәрелгән продукция күләме 57,7 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы – 97,1%. Безнең сәнәгать гигантлары белән ТОСЭР резидентлары да бер рәттә тора. Бүген бу – 25 компания. 11 меңнән артык эш урыны булдырылган, инвестицияләр күләме – 12,7 млрд. сум, бу районның барлык керемнәренең 18%ын тәшкил итә.
2022 елда иң күп эш бирүчеләрнең берсе – Вайлдберриз компаниясе. Бу 7 меңнән артык эш урыны, ике сменаны исәпкә алып – 14 мең кеше (13 845). 22 мең кв.м мәйданлы Озон логистик үзәгенең беренче чираты эшли, бүген алар тәүлегенә 350 меңгә кадәр товар эшкәртә ала. Икенче чират төзелеше тәмамланып килә, ә гыйнвар ахырында Озонның зур габаритлы йөк ташуга исәпләнгән өченче чираты төзелешенә старт бирелде. Комплексның гомуми мәйданы 84 мең кв.м. тәшкил итәчәк, аны эшләтеп җибәрү белән без өстәмә рәвештә 1,5 мең яңа эш урыны алачакбыз, ә товарларны саклау вакыты ике тапкыр артачак. Бу кече бизнес өчен яңа үсеш моменты булачак. Маркетплейсларда үз продукциясен сатучылар саны буенча без рес­публикада лидерлар өчлегенә керәбез, барлыгы – 1672 эшмәкәр бар,
дип сөйли Михаил Афанасьев.

Моннан тыш, «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә «Альфа-Стаф» компаниясе тарафыннан 3 мең урынга кадәр исәпләнгән кунакханәләр челтәре төзү планлаштырылган.

Шулай ук «Итле Китчен» компания­сенә дә тукталасы килә. Алар үз продукциясен күргәзмәдә дә тәкъдим итте. Бу индивидуаль пакеттагы әзер хәләл продуктлар. Алар өйдә пешкән ризыктан һич кенә дә аерылмый. Шунысы да үзенчәлекле: компания продукциянең бер өлешен хәйрия эшенә юнәлтә, аз керемлеләр өчен «Кеше приюты»нда бушлай туклану оештыралар. Мондый үзәк безнең шәһәрдә дә бар.
Михаил Афанасьев чыгышыннан күренгәнчә, яңа «Тура-2.0» индустриаль проектын Республика Рәисе дә хуплаган. Ул М7 трассасы буенда 300 гектарда урнашачак. 2030 елга бу мәйданчык 25 млрд. инвестицияләр җәлеп итәчәк һәм 5 мең эш урыны булдырачак икән. Быел «Казан Экспресс» логистик үзәге эшли башлая­чак, 2 меңгә якын яңа эш урыны бирәчәк. Идел аръягы зонасы өчен бу бик мөһим. Язын үзәкнең икенче һәм аннан соңгы чиратларын төзү башланачак.
Тулаем алганда, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә уңай динамика күзәтелә. Районда эшсезлек дәрәҗәсе ике тапкырга кимегән (0,2%), ә уртача айлык хезмәт хакының үсеше 109,4% тәшкил итә. Бүгенге көндә бу сан 41 мең сум (41 243 сум) дәрәҗәсендә саклана. Районда иң югары хезмәт хакы – авыл хуҗалыгы тармагында, биредә «Майский» комбинаты лидер булып тора – 87 697 сум. Сәнәгать өлкәсендә беренчелек хезмәт хакы дәрәҗәсе 105 мең сум булган пыяла пластик торбалар заводында, ә иң түбән хезмәт хакы – эшмәкәрлек өлкәсендә.

Төзелеш дәвам итә
«Район халкы өчен уңайлы шартлар тудырудан башка авылны үстерү мөмкин түгел. Безнең өчен бу – төп бурычларның берсе. Зур эшләр республика программалары һәм милли проектлар кысаларында башкарыла», – диде үз чыгышында район башлыгы.
2022 елда Яшел Үзән ра­йонына кертелгән дәүләт капиталлары күләме 5 млрд сумнан артык тәшкил итте. Узган ел күләмле төзелеш­ләр башкарылды һәм ул дәвам итәчәк. Быел Осиново мәдәният йортын ремонтлау планлаштырыла. «Зур Яшел Үзән» проекты кысаларында Осиновода 1224 урынга яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзергә планлаштырыла. «Майский» комбинаты ярдәме белән балалар сәнгать мәктәбен проектлау бара. Шулай ук Осиновода һәм Яшел Үзәндә дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында «Физ-ра» программасы буенча Илшат Газизов белән берлектә Футбол манежлары төзү каралган.
Илкүләм проектлар буенча Яшел Үзәндәге тарихи-мәдәни мирас музеена һәм ...

Дәвамын газетабызның 22 февраль санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев