Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Беренчеләр хәрәкәте» барлыкка килде

Яшел Үзәндә «Беренчеләр хәрәкәте» дип аталган балалар һәм яшьләрнең беренчел бүлеген ачтылар.

Бу Татарстан Республикасында гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең беренче бүлеге. Яшел Үзәндә бүлек эше өчен Ломоносов исемендәге 18нче лицей, медицина һәм механика көллияте сайланды.

Ачылышта ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

⚡⚡-Минемчә, безнең яшьләр иң яхшылары һәм иң креатив! Балалар югары сыйфатлы белем һәм күпкырлы үсеш мөмкинлеге ала. Мондый проектлар ярдәмендә алар мөмкин кадәр конкурентлыкка сәләтле кешеләр була һәм үзләрен барлык өлкәләрдә дә күрсәтә алачаклар, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.

«Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, аларның һөнәри юнәлешен билгеләү, ялны оештыру һәм һәрьяклы үсеш өчен тигез мөмкинлекләр булдыру максатыннан оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X