Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Батырлык атнасы» патриотлык акциясе бара

«Батырлык атнасы» кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашты.

Традиция буенча Россия ЭЭМның Яшел Үзән районы буенча бүлеге патруль-пост хезмәтенең аерым рота хезмәткәрләре ветераннар советы рәисе Иван Федянин белән берлектә «Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр янында булды.

Иван Николаевич балаларга Чечняда фаҗигале төстә һәлак булган инспектор-кинолог Игорь Шимаринның батырлыгы турында сөйләде, милициядә хезмәт итү елларын җылы сүзләр белән искә алды. Очрашуның икенче өлешендә полиция хезмәткәренең киемнәрен, эчке эшләр органнарындагы махсус чараларны һәм коралларны күрсәттеләр. Рота командиры Марсель Бәдретдинов егетләр белән полиция хезмәткәренең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында уртаклашты. Булачак саклаучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, полицейскийлар татлы бүләкләр тапшырды.

Атна дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Иван Федянин Яшел Үзән мәгариф учреждениеләре укучылары өчен музейда экскурсияләр үткәрде. Укучыларга шәһәр тарихы, милиция бүлеген булдыру, ветераннар, илне яклап һәлак булган геройлар турында сөйләде. Шәхси состав белән эшләү буенча начальник урынбасары Фидан Миндибаев укучыларга Россия ЭЭМ системасының югары уку йортларына керү кагыйдәләре, эчке эшләр органнарында хезмәт итү, шулай ук ирекле халык дружинасы сафларына керергә теләүчеләргә нинди таләпләр куелуы турында аңлатты. Советның калган ветераннары да читтә калмады, алар шәһәр мәктәпләренә йөрделәр, укучылар белән очрашулар үткәрделәр.

Зеленодольск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев