Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә автобуслар хәрәкәте интервалларын тикшерделәр

Чара ел саен «Муниципаль контроль» программасы кысаларында үткәрелә.

Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе район Башкарма комитеты белән берлектә, рейс маршрутларына халык күп йөргән вакытта чыга һәм автобусларда йөрүче кешеләр санын, шулай ук хәрәкәт интервалын күзәтә.

Шәһәр маршрутларының күп өлеше хәрәкәтне Колхоз базарыннан башлый, шуңа күрә тикшерү монда үткәрелде. Бер автобус белән икенчесенең вакыт аралыгы ун минуттан артмаска тиеш, тикшерү нәтиҗәләре буенча 2нче маршрут интервалы 4 минут, 6нчы маршрутныкы -7 минут тәшкил итте. Калган автобуслар билгеләнгән вакыт буенча йөрде.

Шушы көннәрдә җитәкчелек юл йөрү бәясен күтәрү турындагы хәбәрне игълан иткән иде һәм бу халыкта күп сораулар тудырды.

- Арту һәрвакыт акрынлап бара, шул исәптән бу ягулык чыгымнары, автобусларга хезмәт күрсәтү белән бәйле. Быел автопаркны яңарту, аерым алганда, 6нчы маршрутка яңа, зуррак автобуслар сатып алу планлаштырыла, - дип билгеләп үтә ПАТП җитәкчесе Дмитрий Грузков.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сез транспортны озак көтү яки башка сыйфатсыз хезмәт күрсәтү белән очрашасыз икән, ПАТП җитәкчелегенә бу хакта көнен, вакытын, маршрут номерын һәм машинаны күрсәтеп җибәрә аласыз.

Диспетчерлык телефоны: 8(84371) 5-78-46, 8(84371)5-75-44, 8(84371)6-01-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев