Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 43 яшьлек хатын-кызны ана капиталын алганда мошенниклык гамәлләре буенча шик астына алганнар, дип хәбәр иттеләр Тикшерү комитетында һәм Эчке эшләр министрлыгында

Өченче баласы тугач, хатын Пенсия фонды бүлекчәсенә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Ул законсыз рәвештә 453 мең сумлык ана капиталы сертификаты алырга теләгән. Ләкин бу вакытта хатын-кыз ике баласы өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән була.

Тикшерү версиясе буенча, хатын гаризаны тикшергән вакытта аның ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәгълүмат билгеле булмаячак һәм аңа ана сертификаты биреләчәк, дип саный. Ул гаризада ата-ана хокукыннан мәхрүм ителмәве хакында ялган мәгълүмат күрсәтә.

Тәкъдим ителгән мәгълүматларның дөреслеген тикшергәндә факт ачыклана һәм хатынга ана капиталы бирүдән баш тарталар. Шулай ук аңа «Түләүләр алганда мошенниклыкка омтылу» маддәсе буенча да җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев