Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә борчылган яшел үзәнлеләр шалтырата: соңгы вакытта «Работа в России» порталында үз резюмеларын урнаштырган кешеләргә билгесез номердан шалтыратулар килә

Шалтыратучы «Россиядә эш» («Работа в России») порталы хезмәткәре яки эш бирүчедән арадашчы (консалтинг фирмасы), яки мәшгульлек үзәге хезмәткәре булуын әйтә.

Аннары сиңа читтән торып эшләүгә җайлаштыру, үзмәшгульләргә рәсмиләштерү, өстәмә түләүгә резюмены алга җибәрү һ. б. хезмәтләр тәкъдим ителә.

Әңгәмә барышында гражданга мобиль банк ачу һәм берничә манипуляция ясау кирәклеге аңлатыла, нәтиҗәдә ышанучан кешенең счетыннан ниндидер сумма акча алына. Гражданның мошенникларның күрсәтмәләрен үтәүдән баш тартуын портал (мәшгульлек үзәге) хезмәтләреннән баш тарту дип бәялиләр һәм исәптән төшерү белән яныйлар.

Шунысы мөһим: реаль эш бирүчеләр, гадәттә, телефон аша эшкә урнашу мәсьәләләрен хәл итмичә, шәхси әңгәмәләргә чакыралар. Мәшгульлек хезмәткәрләре беркайчан да сезнең банк карталары мәгълүматларын телефон аша сорамый. ЦЗН белгечләре түбәндәге сораулар буенча шалтырата ала:

  • - эш бирүче белән әңгәмәдә катнашуны яки вакансияләр ярминкәсендә катнашуны тәкъдим итеп;
  • - дәүләт хезмәтләрен алу өчен мәшгульлек үзәгенә чакырып - эш сайлап алу, һөнәри юнәлеш бирү һ. б.;
  • - мәшгульлек үзәгенә озак вакыт килмәүнең сәбәбен ачыклап.


Эшсез сыйфатында исәптә тору яки эш эзләү белән бәйле шикле шалтыратулар килгән очракта, «Зеленодольск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУга (84371) 5-64-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Уяу булыгыз! Мошенниклар корбаны булмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X