Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән – үсеш ноктасы

Шәһәрдә бер көндә ике зур вакыйга: өч яңа суднога нигез салынды һәм Яшел Үзән тарихында беренче тапкыр министрлыкның коллегия утырышы узды

Кышның иң соңгы көне Яшел Үзәннең суднолар төзү заводы өчен һәм гомумән, бөтен республика өчен бик истәлекле булып тарихка кереп калыр. Биредә бер көндә берьюлы өч судно төзелешенә старт бирелде. Һәм ул гына да түгел...

28 февральдә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ике тизйөрешле «Метеор-2020» пассажир судносына һәм Россиядә беренче тапкыр водород ягулыгында эшли ала торган экскурсия судносына нигез салу тантанасы булды.


«Татарстан су ресурсларына бай. Аның гомуми мәйданы республиканың барлык территориясенең 6,5 процентын тәшкил итә. Төп елгалар – Идел, Чулман һәм Нократ федераль дәрәҗәдәге су объектлары статусына ия. Алар ТРның логистик, туристлык һәм рекрацион потенциалын формалаштыра һәм безнең бурыч – аны елга флотын киңәйтү исәбенә тулы күләмдә гамәлгә ашыру», – диде тантанада Татарстан Рәисе.


Судно төзүчеләр инициативасы белән яңа метеорның икесе Советлар Союзы Геройлары – Яшел Үзән заводының беренче «Метеор» судносы капитаны Михаил Девятаев һәм татар шагыйре Муса Җәлил хөрмәтенә аталачак.


«Водород ягулыгындагы яңа суднога аерым игътибар бирергә телим. Әлеге проект ягулыкның альтернатив төрләрендә суднолар рәтен киңәйтергә, экологияне яхшыртырга һәм эксплуатацияләгәндә экономияләргә мөмкинлек бирәчәк», – диде ТР Рәисе.
Үз характеристикалары ярдәмендә мондый суднолар туристлык экосистемасының алыштыргысыз элементлары булырга тиеш.
Татарстан Рәисе шулай ук А.М.Горький исемендәге заводның гражданнар суднолары белән параллель рәвештә дәүләт оборона заказын үтәвен ассызыклап: «Бүген Яшел Үзән кораблары Россия Президенты Владимир Путинның илебез чикләрен саклау бурычын гамәлгә ашыра», –
диде.

Һичшиксез, хәзерге вакытта оборона заказлары да мөһимлеген югалтмый, әмма Татарстанда туризм юнәлеше буенча зур эшләр башкарылганда су транспорты үсеше дә әһәмияткә ия. Ә бу төзеләчәк суднолар моңа зур өлеш кертәчәк.


Метеорлар хәзер чын-чынлап легендарга әйләнде. Алар бездә генә түгел, чит илләрдә дә кулланыла, – дип сәламләде бу чарада җыелучыларны «А.М.Горький исемендәге завод» Акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Александр Филиппов. Россия Федерациясе һәм республика Хөкүмәтенә, безгә ике яңа су асты канатлы һәм бер водородта эшләүче инновацион суднолар төзүгә ышаныч белдергәне өчен рәхмәтлебез. Хөрмәтле горькилылар! Боларның барысы да сезнең интеллектуаль потенциалыгыз, профессионализмыгыз, үз эшегезгә бирелгәнлек белән исбатлана. Без гражданлык суднолары гына түгел, дәүләт оборонасы заказы буенча да эшлибез. Без ясаган корабльләр хәзер махсус хәрби операция барганда илне саклый. Рәхмәт сезгә!


Әлеге истәлекле вакыйга икенче зур чарага барып тоташты. Яшел Үзәндә бу көнне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министр­лыгының күчмә йомгаклау коллегиясе узып, анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бу мөһим чараның беренче тапкыр бездә уздырылуы белән дә үзенчәлек­ле. Яшел Үзән хәзерге вакытта республикада икъти­сади һәм сәнәгать үсеше ягыннан иң алга киткән, ил оборонасын ныгытуга зур өлеш керткән ра­йон булып тора.
Коллегия барышында министрлыкның еллык хисабыннан тыш, башка бик күп мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде. Әйтик, предприятиеләрдә хезмәткәрләрнең туклануы турында ТРның Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина чыгышыннан аңлашылганча, Татарстанда 47 зур сәнәгать предприя­тиесендә планнан тыш тикшерү уздырылып, барысында да кимчелекләр табылган. Моның буенча республика Рәисе: «Минем уйлавымча, җитәкчеләр үзләре бу ашханәләргә йөрмидер. Без ашханәләрне тәртипкә китерә алмыйбызмы? Кешеләр тиешенчә тукланырга тиеш», диде.


Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятие­дә хезмәткәрләргә карата ике нәрсә мөһим – медицина тикшеренүе һәм сыйфатлы туклану.
«Ничек сез персоналга нәрсә ашатуларын белмисез? Татарстанда сыйфатлы ашамлыклар юкмы? Ваемсыз булырга ярамый. Бу эшне дәвам итәчәкбез. Бу минем инициатива иде. Кешеләрне мыскыл итмәгез», – диде ТР Рәисе.
Рөстәм
 Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итә ала. «Хезмәткәрләрнең сәламәтлеге – предприятиенең тотрыклылыгы», диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев