Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары «Сәмрух» республика премиясе лауреатлары булды

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» Республика премиясен тапшыру тантанасы узды.

Премия Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелды һәм оештырылды.

Премиянең максаты - Сәләт бергәлегенең сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрен бүләкләү, бергәлек әгъзаларының, партнерларның, авторларның һәм проектларны оештыручыларның казанышларын тану .

Яшел Үзәнне премиядә «Сәләт - Яшел Үзән» клубы тәкъдим итте. Җитәкчесе - Динә Сөләйман кызы Садриева, клуб рәисе - Ралина Ханзарова. Клубның активистлары: Камилә Ямбушева, Азалия Әшерәпова, Камилә Нотфуллина, Рузилә Фазлыева, Әмир Нәбиуллин, Диана Зарипова, Ильяс Гарипов һәм Булат Вахитов.

Клуб премия лауреаты булды, ә укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурста җиңүчеләр диплом һәм Феникс кош рәвешендәге статуэткага ия булдылар.

Камилә Ямбушева, «Mediana» журналистика мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев