Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты (ЗМК) 2022 елда 16 тоннадан артык сөт продукциясен хәйрия оешмаларына бүләк итте

2022 елда төрле хәйрия оешмаларына ярдәмгә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты 16 тоннадан артык сөт продукциясе җибәргән.

Мәсәлән, комбинат Анжела Вавилова исемендәге фонд төзегән Казан хосписының Казанда һәм Яшел Үзәндә хатын-кызлар өчен "Колыбель" приютларының барлык кирәкле сөт продуктлары белән бушлай тәэмин ителешен, үз өстенә алган. Шулай ук Халыкара чукраклар көне уңаеннан предприятие бөтенроссия чукраклар җәмгыятенә 5 тоннага якын азык-төлек тапшырган.

Хосписта бүген 35 дәваланучы яши, араларында 16 баланы ата-аналары озата бара. Ә "Колыбель" приютларында авыр тормыш хәлендә калган 26 хатын-кыз һәм бала яши.

Моннан тыш, узган ел ЗМК ярдәмен балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, күп балалы гаиләләр һ.б алды.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев