Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты мөмкинлекләре чикле затларга бүләкләр тапшырды

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Халыкара инвалидлар көне белән котлап, Яшел Үзән районының үзенчәлекле балалары өчен «Изге эш» («Благое дело») хәйрия җәмгыятенә 144 азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Бу предприятиенең иҗтимагый оешма белән беренче генә бәйләнеше түгел, ЗМК аңа 2015 елдан бирле ярдәм итә.

Комбинат шулай ук, инвалид балаларны тәрбияләүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән үз хезмәткәрләренә матди ярдәм күрсәтте, сөт җыелмалары бүләк итте. Яшел Үзән, Буа һәм Чистайдан барлыгы 27 кеше бүләк алды.

Исегезгә төшерәбез, «ЗМК» АҖ Татарстанның медицина, социаль һәм хәйрия учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә.


📌 Предприятие даими рәвештә Анжела Вавилова исемендәге хосписны һәм авыр тормыш хәлендә калган балалы хатыннар яшәүче Казандагы һәм Яшел Үзәндәге «Колыбель» приютын тулысынча бушлай сөт продукциясе белән тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев