Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек Хәят һәм 5 яшьлек Хәсән Нуруллиннар Шаян ТВ студиясендә кунакта булып кайттылар

Алар V Халыкара Җәлил укулары конкурсының Фронтовик язучылар номинациясендә икесе дә 1 урын яулаганнар.

Бөек татар шагыйре, герой Муса Җәлилнең 14 нче февральдә туган көне. Шул уңайдан Шаян ТВ каналында Нуруллиннар катнашуында тапшыру булачак.

📹Хәят тә, Хәсән дә Шаян ТВ да кунакта беренче тапкыр түгелләр. Моңарчы "Бергәләп өйрәник", "Тиззарядка" тапшыруларында да төшкәннәр иде. Әлеге студиягә бик теләп, шатланып баралар. Шаян ТВ - балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч бер дөнья бит ул!

📌Ә 17 нче февральдә Казанның Сәйдәш исемендәге театрында Җәлил укулары конкурсының җиңүчеләрен котлау тантанасы, гала-концерты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев