Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында яшәүче бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Иртән Васильево бистәсенә юбилярны котларга район башлыгы Михаил Афанасьев килде.

Александра Дмитриевна Муравьева хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Апас районы Колангы авылында күп балалы гаиләдә туган. Сугыш елларында шофер булып эшли, ә Зеленодольскига күченгәннән соң җирле урман комбинатында төрле эшләр башкара. Аның өч баласы, ике оныгы, биш оныкчыгы һәм бер туруны (оныкчыгының улы) бар.
 

- Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим! Якыннарыгызның яратуы һәм кайгыртуы сезне көн саен җылытсын! – дип, муниципалитет башлыгы Александр Дмитриевнаны котлады.
 

Исегезгә төшерәбез, бүген Яшел Үзән районында 100 яшьтән өлкәнрәк 11 кеше яши, аларның икесенә 103 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев