Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында 392,3 млн сумга 76 йорт ишегалды төзекләндереләчәк

Яшел Үзән районында 2023 елда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 76 йорт ишегалды төзекләндереләчәк — бу узган ел белән чагыштырганда биш объектка күбрәк.

Йорт яны территорияләрен ремонтлауга 392,3 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Яшел Үзәндә 49 ишегалды, Васильево бистәсендә 14 объект, Әйшә авылында биш, Олы Карагуҗада өч, Октябрьский һәм Карамалы Тау бистәләрендә икешәр һәм Осиново авылында бер объект яңартылырга тиеш.

Узган ел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Яшел Үзән, Васильево, Осиново, Карамалы Тау һәм Әйшәдә 240 млн сумга 71 ишегалды төзекләндерелгән иде.

Шулай ук узган ел Яшел Үзәндә озак еллар эчендә беренче тапкыр шәһәрнең ике үзәк урамында асфальт, тротуарлар тулысынча алыштырылды һәм ишегалларына 200 млн сумнан артык суммадагы керү юллары ремонтланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X