Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы халкы балалар бакчасы ишегалдында йөргән селәүсеннән курка

Яшел Үзән районының Осиново авылында төнлә «Радужный» торак комплексындагы «Звездочка» балалар бакчасы территориясендә селәүсен (рысь) йөргән.

Ул Идел-Кама тыюлыгыннан чыккандыр, аның чикләре бик якын, юл аша гына. Хайванны ризык исе җәлеп иткәндер, мөгаен. Бәлки, җанварны урманнан, соңгы вакытта бик күбәйгән сукбай этләр куып чыгаргандыр.

Селәүсен видеога эләккән, ә иртән балалар бакчасы территориясендә характерлы эзләр калган. Чакырылган белгечләр хайванның маршрутын тикшергән һәм аның урманга түгел, ә бистә буйлап йөрүен ачыклаган.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре бу көнне балалар белән урамда йөрүдән баш тартырга булган.

Җирле халык әйтүенчә, төнлә шәхси секторда этләр берөзлексез өргән, ә кайберәүләр иртән урман кунагының эзләрен күргән.

Шул ук вакытта аучылар селәүсен беркайчан да кешегә һөҗүм итми диләр, һәм башка кыргый мәчеләр кебек, кешеләрдән качарга тырышалар. Ул яраланган яки чыгу юлы калмаган вакытта гына һөҗүм итә ала. Шуңа күрә балаларга бакчада борчылырлык урын юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев