Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсе чаңгы юлы» 100дән артык кешене җыйды

Быел Яшел Үзән сәламәтлек саклау системасына 90 ел тула.

Истәлекле дата хөрмәтенә спорт бәйрәме оештырылды.

«Маяк» спорт комплексына район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре гаиләләре белән килде. 
1 һәм 2 километрга узышларда 45 кеше катнашты, калганнары алар өчен җан атты.
Баш табиб вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин да катнашучыларны сәламләде һәм чаңгыга басты.
Зурлар арасыннан унсигез җиңүчегә сертификатлар һәм грамоталар тапшырылды.
Балалар ярышында барлык чаңгычыларны да җиңүчеләр дип таныдылар – аларның һәрберсе татлы бүләк алды.

Табиблар иң тәмле коймакка бәйге уздырды. Монда иң оста пешекчене билгеләп булмады – барлык коймаклар да тел йотарлык тәмле иде! 🍪

Ә менә номинацияләрдә җиңүчеләр ачыкланды.
«Иң актив җанатарлар» - Ашыгыч ярдәм станциясе.
«Иң тату коллектив» - Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге.
«Чын чаңгы җитәкчесе» - Хатын-кызлар консультациясендә.


Чаңгы ярышларыннан соң, йомгак ясагач, чарада катнашучылар коймак белән чәй эчтеләр.

Яшел Үзән РҮХ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев