Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районы балалар лагерьларында глэмпинглар барлыкка киләчәк

Татарстанда балалар сәламәтләндерү учреждениеләре базасында глэмпинг һәм кемпинг форматында палаткалы лагерьлар барлыкка киләчәк.

Бу җәйдә проектны Зеленодольск районының «Пионер» лагеренда эшләтеп җибәрәчәкләр. Моннан тыш, яшьләр министрлыгында «Мирас»та глэмпинг этномәдәни тематикада ял итү, ә «Хыял»да балалар өчен экологик-туристик ял оештыру планлаштырыла.

Татарстан Яшьләр министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, өч лагерь да очраклы сайланмаган, ә күл, урман һәм Идел буендагы искиткеч күренешләр исәпкә алынган.

ЗМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев