Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Ниһаять!

Моңа кадәр баш табиб вазифаларын вакытлыча Эльмир Гатин башкарган иде.

Шушы көннәрдә ТР сәламәтлек сак­лау министры урынбасары, Казан шәһәре Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков баш табибны район үзәк хастаханәсе коллективына тәкъдим итте. Ул инде яшел үзәнлеләргә таныш булган – Рамил Рафиз улы Мөхәммәтдинов.белешмә:


Рамил Мөхәммәтдинов 1998 елга кадәр Казанның 13нче шәһәр хастаханәсендә эшли.
1999-2005 елларда ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-хирургы.
2005-2020 елларда – Казан шәһәренең «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССОның поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары.
2020-2021 елларда «Зеленодольск үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазифаларын башкара.
2021 елдан Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары.

– ТР Сәламәтлек саклау ми­нистры Марсель Миңнуллин боерыгы белән сездә яңа җитәкчене билгелибез. Эш юнәлешләре билгеле, проблемалар да юк түгел. Аларны бергәләп чишәргә тырышачакбыз. Без Яшел Үзән район сәламәтлек сак­лау системасының көчле булуын телибез, – диде Владимир Жаворонков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев