Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән полицейскийлары пенсионерлардан акча алган яшьләрне тоткарлаган

Дүрт яшь егет курьер булып телефон аша алдап, пенсионерлардан акча алган.

Зыян 368 000 сум тәшкил иткән.

Җирле халыкка билгесез кешеләр стационар телефонга шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын хәбәр итә һәм хокук саклау органнары белән мәсьәләне җайга салу өчен акча таләп итә. Соңрак пенсионерлар янына акча алыр өчен "ялган курьерлар” килә.

Бу фактлар буенча тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 159нчы статьясындагы 2 һәм 3нче өлешләрендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгаткан.

Оператив-эзләү чаралары барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне ачыклый һәм тоткарлый. Алар - 2006-2008 елларда туган Волжскида яшәүче өч яшүсмер һәм бер яшел үзәнле.

Сорау алган вакытта пенсионерларның акчаларын турыдан-туры алган Волжск шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек егет үз гаебен таныган. Аңа карата читкә чыкмау һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Полицейскийлар яшьләрнең башка шундый ук җинаятьләргә катнашы барлыгын ачыклый.

Зеленодольск районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев