Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯШЕЛ ҮЗӘН МӨХТӘСИБӘТЕНДӘ БАЛАЛАРНЫҢ КОРЪӘН УКУ БӘЙГЕСЕ УЗДЫ!

Яшел Үзән мөхтәсибәтендә Зеленодольск һәм Зеленодольск районыннан 7-14 яшьлек балалар өчен Коръән укуның 24нче муниципаль конкурсы узды.

Анда 56 малай һәм кыз катнашты.
Конкурста катнашучыларның һәрберсе теләсә кайсы бер яки берничә сүрәне яттан укыды.

4 номинациядә җиңүчеләр:
1. 7 яшьтән 9 яшькә кадәр: 1 урын – Зәйнәп Сәлахиева, 2 урын – Хәлимә Гатауллина, 3 урын – Хәким Низамов.
2. 10 яшьтән 12 яшькә кадәр: 1 урын – Йосыф Латыйпов, 2 урын - Азалия Нурманова, 3 урын - Мөхибә Ләләева.
3. Коръәнне белүчеләр: 1 урын - Мостафа Ләләев, 2 урын – Ибраһим Сәлахов, 3 урын – Сәминә Нуруллина.
4. Тамашачылар симпатиясе бүләгенә Хәмзә Сәфәрханов лаек булды.

Конкурста катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр:
1. Коръәнне яттан дөрес итеп уку.
2. Коръәнне дөрес итеп китаптан уку.
3. Матур уку.
4. Мөселман киеме һәм тәртибе.

Конкурс ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Яшел Үзән мөхтәсибәте призларына үткәрелде. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр, ә катнашучылар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар алдылар. Чара ахырында барлык катнашучылар бәйрәм өстәле артына җыелды. Яшел Үзән мөхтәсибәте чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X