Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән медицина көллиятендә дәвалау эшчәнлеге - фельдшер компетенциясе буенча 2023 елда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабын ачу тантанасы узды

Татарстан Республикасында чемпионат 3-7 апрельдә 77 компетенция буенча узачак.

Конкурс мәйданчыкларында 540тан артык конкурсант ярышачак, ә аларның һөнәри осталыгын 480дән артык эксперт бәяләячәк.

Яшел Үзән медицина көллияте базасында Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Казан, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама һәм Чистайдан катнашучылар ярыша.

Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко һәм Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин катнашты.

- Дәвалау эшчәнлеге - фельдшер компетенциясе бик мөһим, студентларның бу юнәлешне сайлавын күрү бик шәп. Ата-аналарга, педагогларга һәм остазларга ярдәмнәре, тәҗрибә һәм белемнәре өчен аерым рәхмәт! Һәркемгә уңышлар телим һәм иң көчлеләр җиңсен дип телик! - дип чемпионатта катнашучыларны Николай Бызин сәламләде.
 

Төбәк этабында җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм сентябрьдә Бөек Новгородта югары технологияләр чемпионаты ярымфиналында һәм ноябрьдә Санкт – Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалында республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Алда кызыклы ярыш көннәре, әлбәттә, һәркемгә уңышлар телибез!

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев