Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән имамы Илдар хәзрәт Гатауллин Болгар ислам академиясе стеналарында Халыкара туган тел көненә багышланган чараларда катнашты

Чаралар кысаларында «Мәгарифтә һәм медиа киңлектә туган телләр» лекциясе белән Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Җәмилә Мостафина чыгыш ясады.

📚Магистратураның 1 һәм 2 курс студентлары өчен «Туган тел – халыкның җаны» квесты узды. Квест берничә этаптан тора: иң яхшы визитка, иң яхшы тәрҗемәче, «Эрудит» конкурсы, «Мәкальне дәвам ит» һәм укучылар конкурсы. Нәтиҗәләр буенча 1нче урынны беренче курс командасы «Ан-нашиъ», 2 курс командасы «Әс-сәлам» икенче урынны алды. Ярышларның призерлары һәм җиңүчеләре академия грамоталары белән бүләкләнде.

Шулай ук академия китапханәсендә китаплар күргәзмәсе узды, алар арасында татар теленең фонетикасы һәм морфологиясенә, гарәп әдәби теленең үзенчәлекләренә, чит телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәтү өлкәсендәге заманча белем бирү технологияләренә багышланган уку әсбаплары һәм методикаларын табарга мөмкин иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев