Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеген янә искә төшерә

Барысын да саклап калу мөмкин түгел, һәркем үз иминлеген үзе кайгыртырга тиеш!

Узган ялларда Первомайская урамындагы 1нче йорттагы фатирларның берсендә янгын сүндерүчеләр 42 яшьлек ир-атны коткарып калган. Янгынның сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту.

ПСЧ-53 бүлекчәләре чакыру урынына килеп җиткәч, исерек фатир хуҗасы аларны баскыч мәйданында каршы ала һәм фатирда беркем дә булмавын әйтә. Фатирга кергәч (ишек ачык була), яна торган диван янында янгын сүндерүчеләр фатир хуҗасы кебек үк каты исерек хәлдә йоклаган ир-атка тап булалар. Аны урамга алып чыгып, медикларга тапшыралар.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре аңарда җәрәхәтләр, пешкән җирләре булмавын әйтә. Хәтта коткарылучы төтен белән дә агуланмаган. Нәтиҗәдә, уттан бары тик диваны һәм күрше фатирда яшәүчеләрнең нервлары гына зыян күргән.

Сак булыгыз! Үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев