Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярышларга йөреп остаралар

Спортчы чын спортчы булырга тели икән, ул һаман шөгыльләнергә, ә иң мөһиме турнирларда катнашырга тиеш

Милли көрәш

Яшел Үзәннең милли көрәш белән янып йөрүчеләре бүгенге көндә нинди уңышларга ирешә икән соң? Шәһәрдәге көрәш мәктәбенең үзендә һәм филиалларында шөгыльләнәләр алар белән. Әмма монда хәзер шөгыльләнәләр дип бик авыз тутырып әйтеп тә булмый әле.
 

Бу көндә тренер-укытучылар җитешми. Ә менә Осиноводагы көрәш мәктәбендә безгә яхшы таныш, район­ның көрәш батыры Фирдүс Зәйнуллин яшьләрне көрәш рухында тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Хезмәт хакы аз дип, көрәшергә атлыгып торган яшьләрне ташламый. Киресенчә, балаларны ярыштан ярышка йөртә, әлеге спорт төренең актуальлеген күтәрү өстендә эшли. Бу, әлбәттә инде, мактауга лаеклы хезмәт. Укытучы, өстәвенә тренер булу, балаларда кызыксыну уяту өчен талант та кирәк. Ә ярышларга йөртү өчен, теләктән тыш, финанслар да таләп ителә. Хәзер бит спортның теләсә кайсы төре спортчының үзеннән нык тырышлык, ата-аналардан, спорт мәктәпләреннән бик күп чыгымнар таләп итә. Зур спорт – зур чыгымнар.


– Быел без балалар белән ярышларда күп булдык, берсен дә калдыр­мадык. Берсеннән кайтып өлгермибез, икенчесенә китәргә туры килде, хәтта чит респуб­ликаларга да, – дип сөйли тренер Фирдүс Зәйнуллин. – Быел гына да түгел, былтыр да без бик актив булдык. Малайларга көрәш бик ошый, азарт белән йөриләр. Аларны спортзалдан куып кайтарып булмый. 35 кеше алар минем бүген. Нәтиҗәләре буенча республика ярышларына даими йөртәм. Ансыз җиңүгә ирешелми. Спонсорлар да ярдәм итә.


Ярышлар дигәннән, шуларның кайберләрен дә күрсәтеп узу җитә. Иң соңгыларыннан – апрельнең 7-8ләрендә Түбән Камада узган Илһам Шакиров исемендәге республика турнирында

  • 15-16 яшьлекләр арасында Инзил Ильясов –II,
  • 13-14 яшьлекләрдән Илһам Миннәтуллин –III урында.

1 апрельдә Питрәчтә атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә уздырылган турнирда үз авырлык категория­ләрендә

  • Йосыф Латыйпов, Самат Халиков – II,
  • Финзил Ильясов – III урында.

Бу спортчылар Осиноводан.

Ә менә Яшел Үзән көрәш мәктәбеннән

  • Илмир Гыйбадуллин – I,
  • Ислам Галиев III урын яулый алган.
     

Тренерлары – Илнур Гыйбадуллин.

Мартта Кама Тамагында узган зона турнирында да яшел үзәнлеләр уңышка ирешкән. Анда үз авырлык категорияләрендә

  • Илмир Гыйбадуллин,
  • Ислам Галиев,
  • Рафаэль Мозаффаров,
  • Реналь Кадыйров һәм Илһам Миннәтуллин призлы урыннар яулап, гомуми команда ярышында III урынны яулаган.


Гомумән, көрәшче яшүсмерләр турында сөйләгәндә, Фирдүс Зәйнуллинның үзенең уңыш­лары турында да язмый булмый. Быел, гыйнварда Казанда рес­публика районнары батырлары ярышында ул абсолют категориядә – I урын, февральдә М.Җәлил исемендәге мәртәбәле турнирда – призлы урын, былтыр Төркиядә узган Бөтен­дөнья күчмә уеннарда I урын аныкы булган. Шулай итеп, көрәшче яшүсмерләргә ул – үрнәк, бай тәҗрибәсе белән уртаклашып калырлык мөм­кинлекләре бар.


– Район буенча яшь спортчылардан Илһам Миннәтуллин, Инзил Ильясов, Илмир Гыйбадуллин, Йосыф Латыйпов ярышларга иң күп йөреп, призлы урыннарга ирешүчеләр булып тора. Аларның уңышлары белән без горурланабыз, – ди Фирдүс.

Яшь спортчыларны май аенда да кызыклы гына ярышлар көтә. Ә инде июнь ае – анысы аерым сөйләшү. Бу батыр егетләр һичшиксез милли бәйрәмебез – сабантуйлар күрке булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев