Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа җитәкче билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсен Әлфия Хәбир кызы Мирхәйдәрова җитәкләде.

Ул 20 ел дәвамында районыбызның татарларына кагылышлы мәнфәгатьләрен республика дәрәҗәсендә яңгырату, мәсьәләләрне хәл итү бурычын күтәрде һәм хәленнән килгәннең барысын да үҗәтлек, әрсезлеге белән эшләргә тырышты.


⚡⚡Җитәкләде, дибез, чөнки Әлфия Мирхәйдәрова әлеге иҗтимагый вазифадан китте һәм райондашлар алдында – Норлатта узган «Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы» фес тивалендә, моннан соң Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеген җитәкләячәк алмашчысын тәкъдим итте. Ул Әйшә гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлнур Рәис кызы Зиатдинова булды.

Яңа җитәкчегә милләттәшләребезгә хезмәт итүдә уңышлар телибез! Ә Әлфия Хәбировнага озак еллар дәвамында халкыбызга хезмәте өчен олы рәхмәтләр җиткерәбез һәм тыныч күңел белән, сәламәт булып яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев