Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ярдәм алуга 50 мең гариза

Бердәм пособие гаризалар – йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләрдән бердәм пособие билгеләүне сорап бирелә.

Түләүне рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшәүче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.

 
Хәзерге вакытта Татарстанның Социаль фонды 50 меңгә якын кешегә бердәм пособие рәсмиләштерү турында гариза кабул итте.
 

- «Шунысын билгеләп үтәсем килә, Татарстан Социаль фонды белгечләре һәр кабул ителгән гариза буенча карар чыгару өчен мөрәҗәгать итүчеләрнең мәгълүматларын соратып, 30дан артык ведомствога запрос җибәрә, һәм ул эшкәртелә. Төрле кешенең милке, счетлары һәм тикшерелә торган мәгълүматлары төрлечә. Димәк, белешмәләр дә кемгәдер тизрәк керә, ә кемгәдер бу процесс күбрәк вакыт алырга мөмкин. Мөрәҗәгать итүчеләрнең борчылмавын сорар идем, бирелгән һәр гариза 10-30 эш көне дәвамында каралачак һәм һәркайсының шәхси кабинетына кабул ителгән карар турында хәбәр киләчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды җитәкчесе Эдуард Вафин.

 
Моннан тыш, ата-аналардан кергән гаризаларның бер өлеше беренче балага 3 яшькә кадәр пособие билгеләүгә кагылышлы. Хәзер бу түләү бердәм пособие составына керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. 

 

Гаиләдә бала 2023 елга кадәр туган очракта, ата-аналар түләүләрне моңа кадәр гамәлдә булган шартлар буенча рәсмиләштерә ала. Болай эшләгәндә, мөлкәт һәм гаиләнең югары керемнәре исәпкә алынмый (җан башына керем бердәм пособие рәсмиләштергәндәге кебек бер яшәү минимумы чикләрендә түгел, ә ике яшәү минимумы күләмендә алына).

 
Гомумән, бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын алыштырды. Бу беренче балага 3 яшькә кадәр, 3 яшьтән 8 яшькә һәм 8дән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөклелек буенча айлык түләүләр.

 Яңа пособие Татарстанда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә билгеләнә. Шул ук вакытта балаларның һәм ата-аналарның Россия гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россиядә яшәүләре зарур. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комп­лекслы бәяләнә, шулай ук ата-аналарның мәшгульлеге исәпкә алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X