Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел корпоративларынн барудан, тыелып тору хәерле

Россиялеләргә грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, Яңа ел корпоративларын уздырудан һәм аларда катнашудан тыелырга кирәк, дип саный Россия Фәннәр академиясе академигы, профессор, медицина фәннәре докторы Геннадий Онищенко.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта халыкка битлек режимын үтәүне "төрлечә тәкъдим итәргә" кирәк, "хәтта прививка ясатучыларга да, шулай ук өлкән яшьтәгеләргә дә,-  дип өстәде Онищенко.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Россиядә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 35,4% ка арткан.
 Грипп вирусларының өлеше 52,6% тәшкил итә. Штаммнар арасында РФ 82 субъектында ачыкланган A(H1N1)2009 яки дуңгыз гриппы өстенлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев