Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел кәефе таратып

Татарстанда «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе старт алды

Аның барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырыла.

«Бердәм Россия» партиясе исе­меннән Яңа ел бәйрәмнәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады.

Ул сугышта катнашкан, хәрәкәт­тәге армия составында 78нче запас укчылар гвардия полкында рядовой булып, аннары 60нчы запас артиллерия полкында (Забайкальеда) хезмәт иткән Гафият ага Щербаков янында булды. Ветеран Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзү цехында, судно җыючы булып эшләгән. Гомуми стажы – 45 ел.
Депутат, шулай ук, сугышта катнашкан, 18 яше тулгач ук 1942 елда фронтка алынган Анна Ивановна Шило-Кумейко янына да барды. Сугыштан соң Анна Ивановна Одесса тимер юлы Эчке эшләр министрлыгының Милиция линия бүлегендә милицио­нер һәм балалар инспекторы булып эшли. Сугыштан соңгы ачлык елларында ул балаларга әти-әниләрен һәм туганнарын эзләүдә ярдәм итә.
Ветераннарның тормыш позициясе һәрвакыт актив, алар әле дә, яшьләренә карамастан, яңалыкларны игътибар белән күзәтә, ил өчен борчыла. Бу герой буын безгә яшәү үрнәген күрсәтте. Барысы өчен дә алар алдында баш иябез. Яңа елда иң мөһим теләк – тынычлык, тот­рыклылык һәм сәламәтлек»,дип шәрехләде депутат.


Шулай ук, Васильево бистәсенең мобилизацияләнгән – Украинадагы махсус операциядә катнашучы Денис Полигуев һәм Игорь Хорько гаиләсендә булдылар. Моби­лизацияләнгән гаиләләрнең махсус ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ булуы ачык.
Ел саен «Бердәм Россия» депутатлары һәм партия активистлары балалар йортларына, интернатларга, картлар йортларына, күп балалы гаиләләргә бәйрәм атмосферасы алып килеп, бүләкләр тапшыра һәм балаларга, аларның ата-аналарына, тәрбиячеләренә шатлык өләшә.
 

Быел «Бердәм Россия» моби­лизацияләнүчеләрнең гаилә­ләренә аерым игътибар бирә һәм Васильевода яшәүче, әтиләре мобилизацияләнгән балалар Илдар Гыйльметдиновтан бүләк алды.


Ничек тә булса ярдәм итә алуы­ма мин бик шат. Чөнки без монда, үз урыннарыбызда илебез данын яклаучыларның гаиләләренә битараф кала алмыйбыз. Һәм без бер генә сугышчы гаиләсе дә игътибарсыз калмасын өчен барысын да эшләячәкбез, – дип ассызыклады Илдар Гыйльметдинов.


Ул «Васильевский» шифаханә­сендә яшәүче Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләрне дә Яңа ел бәйрәмнәре белән котлады.
Ул балаларга бүләкләр һәм Яңа ел тамашасына билетлар тапшырды.

– Яңа ел – һәр балага могҗизага ышанырга мөмкинлек бирүче үзенчәлекле вакыйга. Үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган бу сабыйларга җылылык бүләк итәсе килә. Яңа ел бәйрәмнәре тылсым, могҗизага ышану һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуы белән бәйле булсын, – дип матур теләкләрен җиткерде Илдар Гыйльметдинов.


2022 елның 15 декабрендә ЛДНРдан мәҗбүри күченүчеләр гаиләсендә Мирослава исемле кыз туган. «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлеге секретаре исеменнән Эльза Кадникова яңа туган баланың әти-әнисен котлады һәм аларга бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев