Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел адыннан күбебез ишегалды, капка төпләрен, йортларын бизи башлый, шулай ук кардан сыннар ясаучы райондашларыбыз да аз түгел

ТАТМЕДИА АҖ нәкъ менә сезнең өчен конкурс оештыра.

🎄⛄Бәйгедә катнашу өчен, йортыгызның тирә-юнен кардан ясалган сыннар, гирлянда, декоратив фигуралар һәм кул астында булган материалларны кулланып матур һәм оригиналь итеп бизәргә кирәк.

Конкурс өч номинациядә үткәрелә:

— "Иң матур шәһәр ишегалды”
— "Район үзәгендә иң матур ишегалды”
— "Авыл җирендә иң матур ишегалды»


Җиңүчеләр ике этапта: район һәм республика дәрәҗәсендә һәм социаль челтәрләрдә тавыш бирү юлы аша билгеләнә. Иң күп тавыш җыючы, җиңүче була.

Район һәм шәһәрдә тавыш бирү этапларында җиңгән конкурсантлар республика дәрәҗәсенә күтәрелә. Алар өчен ТАТМЕДИА АҖ республика ресурсларында яңа тавыш бирү этабын башлап җибәрелә.

Республика этабында ишегалларын иң матур бизәү конкурсында җиңүчеләргә ТАТМЕДИА АҖнең I, II һәм III дәрәҗә дипломнары, шулай ук ТАТМЕДИА АҖ символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырыла.

Конкурс 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварына кадәр үткәрелә.

Сез, 23 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр, үз ишегалдыгызны фото, видеога төшереп, үзегезнең ВКонтакте социаль челтәрендә #аунасводворетм #татмедиа15 хэштеглары белән урнаштырасыз, шулай ук 89274138343 ватсап номерына да юллыйсыз.

📌5 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр http://yashel-uzan.ru/  сайтында сездән килгән фотоларга тавыш бирү булачак.

📌 9 гыйнварда район һәм шәһәр этапларында җиңүчеләр билгеләнә.

📌10-13 гыйнварда tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтында тавыш бирү этабы башлана.

📌 14 гыйнварда тавышларның суммар санын исәпләп, конкурсның җиңүчеләрен билгеләячәкләр.

🎁Җиңүчеләр 14 гыйнварда «ТАТМЕДИА» АҖ рәсми сайтында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында игълан ителә.

Катнашу шартлары:
1. Конкурста катнашу өчен 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 4 гыйнварына кадәр ишегалды, йорт тирәсен бизәргә кирәк;
2. Фото һәм видео төшеререп, ВКонтакте социаль челтәренә урнаштырырга;
3. Хэштеглар куярга - #аунасворетм #татмедиа15
4. Әзер фото, видеоларны 89274138343 ватсап номерына җибәрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев