Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яллар саклык сорый

Яңа елның озын бәйрәм көннәре килеп җитте.

Бу чорда өебезнең, үзебезнең, балаларыбызның иминлеге беренче планда булырга тиеш. Барысы да үзебездән тора

📌Иң әйбәте – сак пульты
Бәйрәмнәрдә каядыр китәргә туры килеп, буш фатирларның каракларны үзенә җәлеп итүе бик мөмкин. Шуңа күрә озын сәяхәткә җыенуыгыз хакында күршеләрегезгә әйтергә һәм күз-колак булуларын сорарга онытмагыз. Әлбәттә, ишек биге дә яхшы булсын. Ә инде фатирны үзәкләштерелгән сак пультына тапшыру аеруча куркынычсыз һәм дөрес адым булыр иде.

📌Ялгыз йөрмәгез
Кеше аз була торган урыннарда ялгыз йөрмәвең хәерлерәк. Караңгы вакытларда юлны кыскарту өчен парклар, спорт мәйданчык­лары аша түгел, ә яктыртылган урамнар буйлап кайтырга тырышыгыз. Әгәр дә сезгә һөҗүм итсәләр, тавыш куптарыгыз! Тирә-юньдәгеләрне ярдәмгә чакырыгыз.

📌Балалар куркынычсызлыгы һәм биш «юк»

 
Балаларга биш «юк»ны аңлатыгыз:
 таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска;
 белмәгән кешеләр белән, ничек кенә үгетләсәләр дә, беркая да бармаска;
 чит-ят кешеләр белән машинага утырмаска;
 караңгыда урамда уйнамаска;
 шикле кешеләр белән подъездга һәм лифтка кермәскә.
 

📌Яшүсмерләргә:
 өйдән чыгып киткәндә, кая баруларын хәбәр итәргә;
 таныш булмаган компанияләрдә очраклы танышулардан сакланырга.
Шулай ук, балаларга пиротехника белән уйнарга рөхсәт итмәгез;
аларны боз өстендә, төнге вакытларда ялгыз йөртмәгез;
урамга чыгарганда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген балагызның исенә төшерегез;
киеменә яктылык кайтару элементларын тагарга онытмагыз.

📌Юллар, юллар...
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Җәяүлеләр кичүләренә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренә, маршрут транспорт чаралары тукталышларына, сәүдә-күңел ачу комплексларына якынлашканда игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык каешын эләктерергә, шулай ук балаларны махсус җайланмада йөртергә онытмагыз. Балагызны беркайчан да машинада ялгыз калдырмагыз.

📌Хөрмәтле җәяүлеләр!
Юлны яшел светофор сигналына күчкәндә барлык машиналарның тукталуына инаныгыз. Җайга салынмый торган күчеш буенча юл аша чыкканда капюшоннарны һәм күзәтүне чикләүче башка әйберләрне салыгыз, наушникларда тавышны киметегез, юлдагы вәзгыятьне фаразлагыз. Караңгыда хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементларны кулланыгыз!

Әгәр сез җинаять шаһиты булсагыз, якындагы полиция бүлегенә яки 02, 102, 291-20-02 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев